Барлык яңалыклар

Юлда бәрдерелгән пошиның язмышы ничек тәмамланган?

Соңгы арада бу җәнлекләр еш юлга йөгереп чыга. 

“Пин и Пуф” кыргый җәнлекләр реабилитациясе үзәгенең Телеграм-каналы.
Фото:“Пин и Пуф” кыргый җәнлекләр реабилитациясе үзәгенең Телеграм-каналы.

Кичә М5 трассасының Нугай һәм Бурцев юл төеннәре арасында  машина астына поши килеп кергән. Җәнлек исән калган. Шул вакытта юлдан узып баручы телевидение журналисты Гүзәл Хәмитова бу вакыйгага игътибар иткән.

–Җәмәгатьчеләргә хәбәр иттек, Росприроднадзорны чакырттык. Каравыллап тордык, каршы килүче транспортны сагалап тордык. Карап торышка пошиның аягы сынган. Юлда туктап, бу хәлгә хафаланучылар күп булды, – дигән Гүзәл Хәмитова.

Бүген иртән язып чыгуларынча, пошины Уфа хуҗалыкларының берсенә алып киткәннәрр. Бу хакта үзенең телеграм-каналында  “Пин и Пуф” кыргый җәнлекләр реабилитациясе үзәге җитәкчесе  Дмитрий Стрельников хәбәр итте.

“Пошиның хәле авыр. Тездән түбән арткы аягы өзелеп чыккан диярлек. Икенче арткы аягы нык бәрелгән. Мөгезләре сынган. Экология министрлыгы инспекторы җшнлекнең гомерен саклап булмас микән дип  безгә тапшырды. Аны фермага илттек. Урында барлык тиешле ярдәмне күрсәттек,  поши икенче көнгә исән калса, операция турында мәсьәләне хәл итәчәкбез”, – дигән  үзәк җитәкчесе.

Бәрдерелгән җәнлекне Уфадан 100 км ераклыктагы фермага  “Газель”дә илтеп куйганнар. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Гүзәл Хәмитова.
Фото:Гүзәл Хәмитова.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: