Барлык яңалыклар

Татарстанда 3D-принтер ярдәмендә бер поселок калкып чыккан

3dtoday.ru
Фото:3dtoday.ru

Татарстанның Яшел Үзән районында 3D-принтерда басылган “Квадрум” коттедж поселогы барлыкка килгән.

3D-бастыру махсус архитектура кушымтасындагы макеттан башлана. Махсус код принтерга йөкләнә. Ул программа буенча эшли. Принтер стеналарны катламлап бастыра. Һәр якның калынлыгы биш сантиметрга җитә. Аннан соң әзер тартманың эчке куышлыгын пенобетон белән тутыралар. Бу ысул ярдәмендә төзелеш процессы нибары  21 көнне ала.

Авылда барлыгы 34 йорт төзү планлаштырыла. Комплекс территориясенең гомуми мәйданы 2,2 гектар тәшкил итә.

Чыганак: kazan.kp.ru

3dtoday.ru
Фото:3dtoday.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: