Барлык яңалыклар

БДИны 100 баллга тапшырсаң, 100 мең сум акча бирәләр

Менә, ичмасам, тырышып укуның лаеклы бәясе!

Мәскәү физик-техник институты быел, 2024 елда, бакалавриат программасына укырга кергән һәркемгә профильле предметлар буенча һәр 100 баллы БДИ өчен 100әр мең сум  түләргә вәгъдә биргән. Бу хакта институтка сылтанып, ТАСС хәбәр итә.

Берничә профильле предмет буенча 100 баллга ия булган   чыгарылыш укучылары, зачислениедән соң һәр имтихан өчен 100әр мең сум акча алачак, диелгән. Ягъни, иң күбе өч имтихан өчен 300 мең сум акча алып булачак.

“Шунысы мөһим: бу түләү бер тапкыр түләнәчәк һәм аны куллану буенча чикләүләр юк – студентлар аны теләсә нинди максатларга тотына алачак”, – диләр Физтехта.

2023 елда  МФТИга укырга кергәннәрнең 40 проценттан артыгы ким дигәндә бер предметтан 100 баллга ия булган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: