Барлык яңалыклар

"Крокус"тагы теракттан соң ятим калган балалар язмышы билгеле

2024 елның 22 марты  хәтерләрдә кара көн булып уелып калды...

dzen.ru
Фото:dzen.ru

Подмосковьеның Красногорск шәһәрендәге Крокус Сити Холлдагы теракттан соң әти-әниләрен  югалткан балалар бүген үз гаиләләре опекасы астында. Балигъ булмаганнар язмышы турында Мәскәүдә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Ярославская сөйләде.

“Социаль яклау бүлекләре һәм гаилә үзәкләре белгечләре  бу гаиләләргә төрле яклап ярдәм күрсәтә, шул исәптән психологик яктан да,  чөнки бу кешеләргә якыннарын югалтуны кичерергә, үткәреп җибәрергә кирәк. Бу гаиләләр аерым контрольдә тора һәм теләсә нинди үтенечләре изге эшләр департаментында хәл ителә”, – диде омбудсмен.

Исегезгә төшерәбез, 22 март көнне дүрт коралланган ир “Пикник” төркеме концерты алдыннан Крокус Сити  Холлга һөҗүм итте, тамаша залында ут ачып, бинага ут төртте. Ахырда җинаятьчеләр качып китә, аларны Брянск өлкәсендә  тоткарлыйлар. Теракт   нәтиҗәсендә 145 кеше үлде.

Русия Президенты карамагында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова  хәбәр итүенчә,  “Крокус”тагы теракттан соң алты гаиләдән 9 бала ятим калган. Үлүчеләр арасында – 6, каза күрүчеләр арасында 7 бала бар.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: