Барлык яңалыклар

Татарстанның бер районында бәрәңге ала башлаганнар

Һәм бу шаярту түгел.

Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Татарстанның Балтач районы порталында бәрәңге алган видео чыкты. Видеоны төшерүче агай әйтүенчә, бу – шаярту түгел.

«Менә, җәмәгать, элек августта яңа бәрәңге ашый башлаган идек, аннары июльгә күчте, соңгы арада июньгә күчте. Ашыйсы килде бит май аенда. Менә теплицага иртәрәк утыртып, менә шушындый бәрәңгеләр барлыкка килгән», – дип казып күрсәтә агай.

Бу «Армада» сорты икән. Безнең хыял тормышка ашты, ди агай.

«Буа кызлары» төркеме күчереп чыгаргач, моңа ышанмаганнар. Ә Балтач төркемендә утыручылар агайны беләләр икән – Борбаштан икәнен таныганнар. «Молодцы, Балтач районы!» – дип язалар.

Бу хактагы видеоны сылтама аша карый аласыз. 

Читайте нас: