Үзбәкстан тагын да якынайды

Русия президенты Владимир Путин Үзбәкстанга ике көнлек эш сәфәре белән барды.

Үзбәкстан тагын да якынайдыҮзбәкстан тагын да якынайды
Үзбәкстан тагын да якынайды

Сәяси экспертлар аның Ташкентка сәфәр кылуын инаугурациядән соң әдәплелек визиты дип атады. Чөнки дәүләт башлыклары инаугурациядән соң гадәттә үзләренең союздашларына сәфәр кылалар. Путинның Ташкентка сәфәр кылуын Русия белән Үзбәкстан арасында эшлекле хезмәттәшлеккә бәйле дип тә бәяләде алар. Үзбәкстан президенты Шәфкать Мирзиеёв белдерүенчә, ике ил арасында товар әйләнеше 10млрд. долларга җиткән. Быел үсеш 30 процент тәшкил иткән. Үзбәкстан бу күрсәткечне 20 миллиардка кадәр җиткерергә кирәк дип саный.

            Үзбәкстан ОДКБга (Коллектив хәвефсезлек килешүе оешмасына) керә. Русия белән Үзбәкстанның уртак кызыксынулары ОДКБ белән генә чикләнми. Үзбәкстан зур ил һәм аның үз мәнфәгатьләре бар. ОДКБның икенче бер әгъзасы Казахстанга караганда Үзбәкстанда халык икеләтә күбрәк яши һәм аның халкы да Русиягә дустанә карашта тора. Моннан тыш былтыр Үзбәкстан армиясе Үзәк Азиядәге көчле армияләрнең берсеннән саналган һәм дөнья кораллы көчләре арасында 18 нче урынны алган. БДБ илләре арасында Үзбәкстан армиясе куәте буенча өченчесе булып санала. Зарурлык туган очракта Үзбәкстан 6 млн. хәрби хезмәткәрен мобилизацияли ала.

Ике дәүләт башлыгының Ташкенттагы очрашулары нәтиҗәсендә ниндидер җитди карарлар кабул ителмәгән һәм нигездә ике ил арасындагы икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелгән. Шулай ук Русия белән Үзбәкстан арасында терроризм һәм наркотрафикка каршы көрәш буенча  ике ил махсус хезмәтләренең үзара эшчәнлеген үстерү мәсьәләсе тикшерелгән.

Аңлашылуынча, Украинадагы хәл-вакыйгалар буенча да фикер алышулар булмый калмаган. Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров белдерүенчә, бу тема буенча фикер каршылыклары юк.

Ике ил дәүләте җитәкчеләренең шактый еш очрашуын искә алганда, Путинның әлеге сәфәре кысаларында зурлап мәсьәләләр тикшерү кирәкми дә. Мәсәлән, Мирзиеёв 9 Майда Мәскәүгә Җиңү парадына килде. Аңа кадәр 21 февральдә Казанда очраштылар. Былтыр да очрашулар булды. Әйтик, 6 октябрьдә  хезмәттәшлек күперләрен ныгыту буенча Мәскәүдә 11 документка кул куелды. Шушы көнне алар стратегик партнерлык һәм союздашлык турындагы документка да кул куйдылар.

Әлеге очрашуга килгәндә исә, ике ил хөкүмәте арасында Самаркандта Русия илчелеген булдыру турындагы документка кул куелды.  Моннан  тыш, мәгариф һәм фән министрлыклары, таможня, тимер юл һ.б. хезмәтләр арасында элемтәләрне арытабан үстерү турындагы документларга кул куелды.

Ләкин, башкарылган уртак эшләр күп булуга карамастан, Русия белән Үзбәкстан арасы ал да гөл дип әйтеп булмыйдыр. Чөнки АКШ, Бөек Британия һәм Көнбатышның башка илләре Үзбәкстанга басым ясаудан туктамыйлар. Алар санкциягә эләккән  товарларның Үзбәкстан аша параллель импортын туктатырга тырыша.

Былтыр ноябрьдә Үзбәкстанга эш сәфәре белән Франция президенты Эммануэль Макрон барган. Формаль рәвештә ул икътисади мәсьәлләр буенча килде дип аталды. Әмма халыкара аналитиклар биредә башка сәбәпләр ятуын билгеләделәр - ул элеккеге совет республикаларын Русиягә каршы котырту. Украинадагы конфликт исә аларга җиң сызганып котырту эшенә тотынырга яңа мөмкинлекләр ачты. Һәм, әйтергә кирәк, кайбер басымнары эшли, мәсәлән, Үзбәкстанда "Мир" түләү системасы эшләүдән туктады.

Әйткәндәй, ОДКБ оешмасы эчендә дә күк йөзе аяз түгел.  Билгеле булуынча, Әрмәнстан күптән ОДКБдан чыгу белән яный. Шуңа күрә Кремльгә бу җәһәттән эшләр күп. Владимир Путин 9 Майда Таҗикстан президенты Имамали Рахмон белән очрашты. Арытаба Русия президенты Казахстанга һәм Әзербайҗан юл тотуы ихтимал.

Фото: radiosputnik.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас