Көньяк Корея Кораллы көчләре штаб начальникаларының берләшмә комитеты мәгълүматларына ярашлы, шарлар сишәмбе кичендә чик аша үткәч, илнең төрле җирләренә килеп төшкән. "Төньяк Кореянең бу гамәлләре халыкара хокукны боза һәм халкыбыз иминлегенә җитди куркыныч белән яный",- дип белдергән Көньяк Корея.
Җиргә төшкән шарлар эченә төрле чүп-чар: пластик шешәләр, батарейкалар, иске аяк киемнәре, тирес тутырылган булган.
"Көньяк Корея Пхеньянга каршы агитацион листовкалар таратуын дәвам итсә, арытаба да чик буе районнарына чүп-чар ташлавын дәвам итәчәк".
Төньяк Корея Сеулга шундый җавап биргән.