Санду вазифасында кала алырмы?

Молдавиянең күпчелек гражданнары илнең гамәлдәге президенты Майя Санду икенче тапкыр президент итеп сайланырга тиеш түгел дип саный.

Санду вазифасында кала алырмы?Санду вазифасында кала алырмы?
Санду вазифасында кала алырмы?

Шундый фикердә булганнар 55 процент булган.

         Президент илдәге бүгенге хәл-вакыйгалар өчен ни дәрәҗәдә җаваплылык тота дип тә сораганнар Молдавиядә яшәүчеләрдән.  Сораштыруда катнашучыларның 48 проценты килеп туган хәлләргә Санду гаепле дип җавап биргән. Сораштыру илнең 89 торак пунктында үткәрелгән.

         Әйткәндәй, Молдавия парламенты илнең Евросоюзга керүе буенча 20 октябрьдә референдум үтәчәге турында карар чыгарган.

         Быел апрельдә Молдавия Конституцион суды ЕСка керү буенча референдумны хуплаган. Референдумны президент сайлаулары белән бер көнне үткәрергә карар иткәннәр. Майя Санду исә ЕСка кушылу буенча булачак тавыш бирү илнең төп законына каршы килми дип белдергән.

Фото: spacefor.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас