Палестина дәүләтен танырга җыеналар

Җиде ай инде Палестина җирендә кан коела.

Палестина дәүләтен танырга җыеналарПалестина дәүләтен танырга җыеналар
Палестина дәүләтен танырга җыеналар

Җиде ай инде Палестина җирендә кан коела. Ул кайчан туктар, Газзәнең киләчәге ничек булыр, билгесез. Чөнки җир өчен тарткалашның очы-кырые күренми.

         Шушы көннәрдә Халыкара җинаять суды прокуроры Кәрим Әсәд Әхмәт Хан  Израиль премьер-министры Беньямин Нетаньяху һәм илнең оборона министры Йоава Галантны кулга алу өчен ордер таләп итте. Бер үк вакытта Израильнең үзендә сугыштан соң илне ничек итеп кору буенча бәхәсләр кыза: мәсәлән, хәрби кабинет министры Бенни Ганц хөкүмәттән 8 июньгә кадәр эшләр планын әзерләп бирүне таләп иткән. Югыйсә, отставкага китәм дип янаган.

         Халыкара җинаять суды Израиль властьлары Палестина территориясендә (Газзә секторында) кешелеккә каршы кылган хәрби җинаятьләре өчен халыкара законнар буенча җинаять җаваплылыгы тотарга тиеш дип саный. Халык арасында ачлык, авыр изалануларга китерү һәм сәламәтлеккә зыян салу, каты мөгамәлә, үтерүләр, тыныч тормышта яшәүче халыкка һөҗүм итү —  коточкыч җинаятьләр. Кәрим Асад Әхмәт Хан белдерүенчә, мондый гамәлләр әле булса дәвам итә.

         Әлбәттә, мондый белдерүләр Израиль премьер-министрының ачуын чыгарган: ул прокурорның белдерүен катгый кире каккан, аны яңа антисемитизмда гаепләгән һәм ХАМАСны тулысынча җиңәргә вәгъдә иткән.

         Прокурор карары, аңлашылуынча, АКШ ягыннан да  каты тәнкыйтькә дучар ителгән. Ләкин көнбатышның бөтен илләре дә Халыкара җинаять судына карата андый карашта түгел. Әйтик, Европа Союзы прокурор карарын үтәргә чакырган, Франция чит ил эшләре министрлыгы да прокурор Кәрим Ханны яклап чыккан һәм шул ук вакытта Израиль армиясенең (ЦАХАЛ) Газзә секторында тыныч тормышта яшәүче халыкка һөҗүмен тәнкыйть иткән.

         Тотрыксызлыкка чик куюның бердәнбер юлы — ике дәүләт булдыру. Шул чакта, бәлки, Израиль белән Палестина арасында тынычлык урнашыр, ә Иерусалим ике дәүләтнең дә башкаласы итеп танылырга тиеш. Шулай дип тәкрарлый сәяси аналитиклар.

Фото: happylove.top

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас