Соңгы вакытларда Ирландия Палестина бәйсезлеген тану буенча Испания, Словения, Бельгия, Норвегия һәм Мальта хөкүмәтләре белән сөйләшүләр алып барган. Бу илләрнең барысының да Ирландия белән уртак карашта тора икән.
29 апрельдә Евродипломатия җитәкчесе Жозеп Боррель май ахырына кадәр Евросоюзның берничә иленең Палестина дәүләтен тану ихтималлыгы зур дип белдергән иде.
Шулай итеп, хәзер БМОда әгъза булып торган 193 илнең 146сы Палестинаны таныячак. Әлбәттә, җир өчен тарткалашкан Израильгә Палестинаны дәүләт итеп тану ошамый һәм ул Норвегия белән Ирландиядәге илчеләрен киңәшләшү өчен чакырып кайтарган.
Искә төшерик: СССР (бүгенге Русия Федерациясе) Палестинаны 1988 елда ук таныган. Ул аңа 1940 еллар ахырыннан алып ярдәм күрсәтә.
Фото: telegra.ph