Ул ил башкаласы Минскида славян язуы һәм мәдәнияте көннәре бәйрәмендә катнашудан тыш, сәяси темалар буенча сөйләшүләр алып барды. Украинадагы вакыйгалар буенча фикер алышулар булды. "Русия тынычлык турындагы сөйләшүләрдән беркайчан баш тармады",- дип белдерде Владимир Путин.
2022 елның мартында Истанбул шәһәрендә барган сөйләшүләр ике якта да ризалык тудырган булган. Бүген исә сөйләшүләрне кабаттан тергезгәндә кем белән эш итәргә кирәклеген аңларга кирәк. "Без легитим властьлар белән эш итүебезгә тулысынча инанырга тиешбез. Бу сорауга Украинаның үзендә җавап бирергә тиешләр. Минемчә, тәү чиратта, парламент, конституцион суд яисә властьның башка органнары позициясеннән чыгып",- дип ассызыклады Владимир Путин.
Эш шунда ки, быел 20 майда Украина президенты Владимир Зеленскийның бишьеллык эш срогының соңгы эш көне булды. Хәрби положение сылтавы белән илдә сайлаулар үткәрелмәде.
Белоруссия президенты Александр Лукашенко үз чиратында илнең һәм аның гражданнарының киләчәге турында Зеленский да, Украинаның булачак президенты да хәл итмәячәген билгеләп: "Беләсез, кем хәл итәчәк, океан артында күп нәрсә хәл ителгән инде. Хәл ителмәгәнен соңыннан хәл итәчәкләр",- диде.
Путинның Белоруссиягә ике көнлек эш сәфәре - инаугурациядән соң икенче чит ил сәфәре булды. Аннан алдагы атнада, ягъни 17 майда, Путин беренче эш сәфәре белән Кытайга барды.
Лукашенко белән исә Путин быел 4 тапкыр төрле чараларда очрашты. Гыйнварда - Санкт-Петербургта, февральдә - Казанда, майда - Мәскәүдә.
17 майда ике ил лидерының очрашуы вакытында ике дәүләтнең төрле ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Атап әйткәндә, Русия оборона министры Андрей Белоусов Белоруссия оборона министры Виктор Хренин белән очрашты. Алар хәрби өлкәләрдәге көнүзәк мәсьәләләр буенча сөйләште . Мәгълүм булуынча, ике ил арасында зур хәрби күнекмәләр үтәчәк.