Бу мәсьәлә буенча Европада фикер уртаклыгы юк. Италия, Германия риза түгеллекләрен белдерсә, Бөек Британия, Латвия, Литва, Эстония, Нидерландия, Финляндия, Польша, Франция, Чехия, Швеция киртәләр күрми. Ягъни Көнбатышның 10 иле алардан алынган корал белән Киевка Русия территориясенә һөҗүм итәргә рөхсәт итмәкчеләр. НАТО башка илләрне аларның үрнәгенә иярергә киңәш итә. Шул ук вакытта Америка үзенең коралы белән Русия территориясенә атарга рөхсәт итмәгән.
Украинага хәрби инструкторлар җибәрү - икенче бер кискен мәсьәлә. Шушы көннәрдә Украина кораллы көчләренең баш командующие Сырский хәрби укулар үзәкләренә француз белгечләрен кертергә рөхсәт иткән. Шул ук вакытта Украина оборона министрлыгы мәсьәлә тикшерелү дәрәҗәсендә дип белдерә.