“Хатыным тиздән бала таба, ярдәм итегез!”

Юлдагы тыгынга эләккән водитель нишләргә дә белмәгән. 

yesband.ruyesband.ru
Фото:yesband.ru

Р-240 автомобиль юлының 96нчы километрында хезмәтләрен үтәгән  өлкән лейтенант Вадим Вәлиевка һәм юл-патруль хезмәте инспекторы,  өлкән лейтенант Ранис Гафаровка борчылуы йөзенә чыккан “Рено Логан” водителе мөрәҗәгать иткән. Ул машина салонында йөклелекнең соңгы срогындагы хатыны булуын һәм ул “менә-менә” бәби табарга тиеш дип  хәбәр итә. Юлда машиналар хәрәкәте тыгыз булганга күрә булачак әти кеше хатынын бәби табу йортына илтеп өлгерә алмасмын дип хафалана.

Инспекторлар штаттан тыш ситуация турында дежур частька хәбәр итә. Рөхсәт алгач, патруль машинасында махсус тавышлы сигналларны кабызып, “Рено Логан”ны Уфага Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенә озатып куялар. Полиция хезмәткәрләре тулгагы башланган хатынны медикларга тапшырган.

Кич белән уфалы  бу хакта социаль челтәрләрдә юл-патруль хезмәте инспекторларына рәхмәтләрен җиткергән һәм кызы тууы турында хәбәр иткән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас