Барлык яңалыклар

Уфада яшәүче малай Путиннан бүләк алган

БР буенча Баш федераль инспектор фотосурәте.
Фото:БР буенча Баш федераль инспектор фотосурәте.

Уфада яшәүче укучы малай Президент Владимир Путиннан  бүләк алган. Дәүләт башлыгының автографлы фотосурәтен малайга Башкортстан буенча федераль инспектор Алексей Касьянов тапшырган. Тантана  27 май көнне Уфада Президентның кабул итү бүлмәсендә узган.

Моңа кадәр өчене сыйныф укучысы Кирилл Касимов Владимир Путинга аның автографлы фотосурәтен сорап хат язган булган, киләчәктә татамида шәхси очрашу турында да үтенгән, чөнки ул да, президент кебек, җитди рәвештә дзюдо белән шөгыльләнә.

Кириллның әнисе Светлана ханым улының мәктәптә бары тик “бишле” билгеләренә укуын, спорт белән шөгыльләнүен  сөйләгән.

“Владимир Путин – Кириллның кумиры. Ул Русия Гимнын белә, игътибар белән яңалыкларны күзәтеп бара. Без илебез лидеры алып барган сәясәтне тулысынча хуплыйбыз. Аның акылы, көче һәм харизмасы таң калдыра. Ул тарихка ихтыярлы карарлар кабул итүче җитәкче булып мәңгегә кереп калачак. Безнең өчен яшәү яхшырак һәм уңайлырак булын өчен ул бик күпне эшләде”, – ди Светлана Валерьевна.

Алексей Касьянов Кириллның гаиләсе белән аралашты, үзенең эш кабинетын күрсәтте, БРда Президентның кабул итү бүлмәсе буенча экскурсия үткәрде, Кириллга сәламәтлек һәм укуында уңышлар теләде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: