Кытайда Бао Цзы кушаматлы мәче Гиннессның рекордлар китабына кергән. Ул 10 метр араны 12,85 секундта үткән.
Песинең хуҗасы Ли Цзянтао – дрессировкалаучы, моңа кадәр бары тик маэмайлар белән шөгыльләнгән. Ә инде Бао Цзы белән шөгыльләнә башлагач, мәчене дөнья рекордын яулаттырыр өчен аңа бер ел вакыт кирәккән. Мәче ишек төймәләренә баса, баскетобол тубын тәгәрәтә һәм үле булып кылана белә.
Бао Цзы хуҗасын башка мәчеләр белән шөгыльләнергә дә илһамландырган. Ир 13 песине йомыш йомышлар өчен унитазга йөрергә һәм су агызыр өчен төймәгә басарга өйрәткән.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.