Кыргый кабаннар авыл халкына көн күрсәтми (ВИДЕО)

Уфа читендәге бер авылда  бишенче ел рәттән дуңгызлар кешеләрнең бакчаларын юкка чыгара,  ди. 

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото: Видеодан скриншот.

Сергеевка авылында яшәүче ир кыргый дуңгызлар асрый, малкайлар торган утар нәкъ балалар мәйданчыгы каршында урнашкан икән. Биредә яшәүчеләр авыл советына да, район хакимиятенә дә, участковыйга да зарланган. Әмма мәсьәлә хәл ителмәгән.

Кабаннар хуҗасы сүзләренчә, моңа кадәр ул  питомник тоткан, әмма бүгенге көндә 20 баш дуңгыздан яртысы гына калган. Чалырга кулым бармый, ди ул. Ябык утарда бикләп тоту дә мөмкин, койма астыннан җирне казып чыгып качалар да авыл буйлап йөгереп йөриләр. Дуңгызларның хуҗасы, гафу үтенеп, күршеләренә кабан ите тәкъдим иткән, әмма алар баш тарткан. 

Чыганак: Mash Batash.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас