Екатеринбург халкы, миллион сум акчага өметләнеп, йомырка ялыйлар. “Жизньмарт” җирле супермаркетлар челтәре аларның продукциясе белән агуланган һәркемгә миллион сум акча түләргә вәгъдә иткән. Бераздан кибетләр челтәре җитәкчелеге бу идеяне акылсыз икәнен таныган.
Соңгы айда гына Роспотребнадзор кешеләрдән “Жизньмарт”та сатып алынган ризыклар ашаганнан соң кискен агулану очраклары буенча 18 мөрәҗәгать кабул иткән. Челтәр хуҗасы Иван Зайченко бу хәлдән соң срогы чыккан товарлар һәм бактерияле ризыклар белән тәэмин итүчеләр белән контрактларны өздем, дип белдергән. Һәм шул ук вакытта имиджга кагылышлы идея уйлап тапкан: һәр агуланган сатып алучыга миллионышар сум акча түләргә. Әмма ул бу хакта соңрак жәлләгән.
Хәзер исә кешеләр миллион сумга өметләнгән сатып алучыларның сальмонелла йоктырыр өчен махсус рәвештә “Жизньмарт”та сатылган йомыркаларны ялавына, агулану өмете белән әзер ризыкларны алуларына зарланган. Моны белеп калган Зайченко идеясен хаталы дип тапкан һәм түләүләрне Роспотребнадзор башта сылтанган кешеләр генә алачак, ә башкалар йомырка яламасалар да була – акчаларны барыбер күрмәячәкләр, дип ишарәләгән.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.