Ник Палестина ялгызлыкта?

Палестина конфликты борчуга сала.

Ник Палестина ялгызлыкта?Ник Палестина ялгызлыкта?
Ник Палестина ялгызлыкта?

Мәгълүм булуынча, 2023 елның 7 октябрендә Израиль белән Палестина арасында канлы бәрелеш башланды. Палестина сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр  Израиль агрессиясе нәтиҗәсендә 34 568 кеше (шуларның 10 меңгә якыны - балалар) һәлак булган, 77 765 кеше ( 9 меңгә якыны - балалар) яраланган.

            Израиль - Палестина конфликтының яңа көч белән кабынып китүе дөнья илләрен борчуга сала. Союздашы булуга карамастан, Америка да Израильне тыярга тырышкан кебек: АКШ аңа корал озатуны киметкән. Шушы көннәрдә премьер-министр Беньямин Нетаньяху Израильнең Рафахка һөҗүм әзерләвен белдерде. Рафахта исә Газзә секторындагы конфликттан качкан 2,5 млн. палестиналы яши. Шәһәрдә халык саны кискен артуы сәбәпле Рафахта эчәр су, ашамлык һәм дарулар җитешми...

            "Израиль Рафахтагы максатларын тулысынча тормышка ашырганга кадәр конфликт дәвам итәчәк. Без Рафахка бәреп керәчәкбез һәм җиңүгә ирешкәнгә кадәр ХАМАСның батальонын тулысынча юк итәчәкбез",- дип белдерде Израиль премьер-министры Беньямин Нетаньяху. Палестина президенты Мәхмүт Аббас: "Әгәр Израиль Рафахка бәреп керсә, бу Палестина халкы тарихында бөек һәлакәт булачак",- дип Израильне кисәтте.

            Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы җитәкчесе  Тедрос Аданом Гебреисус Рафахта киңкүләмле хәрби операция башланса, ул гаять зур гуманитар һәлакәткә илтәчәк дип, якларны ут яудыруны туктатырга һәм тотрыклы тынычлык урнаштырырга чакырды.

            Ярты елдан артык инде Газзә секторында, анда яшәүче гади гарәпләргә һичнинди тынычлык юк. Гарәп ярымутравында бер-берсенә ут күрше булып яшәүче гарәпләр ник шушы кечкенә Израильне тыймыйлар? Теләмиләрме, әллә көчләре җитмәслеген яхшы аңлыйлармы? Бу җәһәттән сәяси аналитиклар фикере кызыклы.

            2023 елның октябрендә ХАМАС - "Ислам каршы тору  хәрәкәте" (Газзә секторында өстенлек итүче Палестина ислам (сөнниләр) террористик сәяси һәм хәрби оешмасы)  - Израильгә һөҗүм итте.  Яһүтләр җавап итеп, аларны бомбага тотты һәм Газзә секторына бәреп керде. Көнбатыш бу хәлләрдән соң, палестиналыларны яклап, конфлитка гарәп илләре дә кушылмагае дигән шөбһәгә калды.

            Дөнья картасына карасак, Якын Көнчыгышта төш кебек кечкенә Израильне нефтьле, мул акчалы һәм миллиардтан артык мөселманнар яшәүче ислам  дөньясы чолгап алган. Гарәпләр белән яһүтләрнең бер-берсен күрә алмаулары гасырлар буена килә.

            ХАМАСның Израильгә һөҗүм итүенең төп сәбәбе -  мөселманнарга үзләре турында искә төшерү, соңгы елларда ярдәм күрсәтү кимегән гарәп илләреннән реаль ярдәм көтү. Әмма ләкин яһүтләрнең Палестина шәһәрләрен җимерүенә, дистәләрчә мең мөселманнарны үтерүенә карамастан, бер гарәп иле дә Израильгә каршы сугышка күтәрелмәде.  Бары тик "Хизбулла" яисә Йәмән хөситләре генә яһүтләргә ялгыз ракеталар очыралар, ләкин тегеләр аларны шунда ук тотып алалар.  Ник мөселманнар туганнарын якламый?

            Сәбәпнең беренчесе - гарәпләр янә һәм янә җиңелергә теләми. 1948, 1967 һәм 1973 нче еллардагы яһүтләргә каршы өч сугыш гарәпләрнең җиңелүе белән тәмамланган.  Шулай булса да, ул вакытта сугыш ачар өчен гарәпләрне СССР яклаган, Израильгә АКШ ярдәм күрсәткән. Советлар янавыннан шүрләп, америкалылар яһүтләр яклы сугышырга базнат итмәгән. Бүген исә гарәпләрне якларга СССР юк. Ә Израиль яр буйларында теләсә кайсы минутта теләсә кайсы гарәп иленә һөҗүм итәргә әзер торган АКШның самолетлар төягән ике зур хәрби корабы (авианосец) тора.  Һәм Израильнең атом коралы бар, гарәпләрдә исә ул куркыныч корал юк. Бәлки, менә шул сәбәпләр гарәпләрне тыелырга мәҗбүр итә. Гарәпләрнең сугышта җиңүләре мөмкин түгел.

            Икенчедән, гарәп илләренең һәркайсы үз проблемасына чумган. Палестинаның күршесе Мисырга Израиль бомбалары төшкәли һәм солдатлары һәлак була. Мисыр тирән кризиста, валюталары 50 процентка арзанайган, йомшак президент  исә радикалларга чак-чак каршы тора.  Мәсәлән, Мисырның "Ансар Бәйтел-Макдис" радикал төркеме гражданнар сугышы вакытында Синайда 7 мең кешене, шул исәптә 2 мең солдатны, үтергән.

            Сүриягә килгәндә, Израиль аның Голан калкулыкларында үзен хуҗаларча тота.  Гражданнар  сугышы Сүрияне җимерде, президент Бәшәр Асад Иран һәм Русия ярдәме белән генә властьта эләгеп тора.  Иорданиядә исә Палестина милләтчеләре король властен бәреп төшерә язган. Шуңа да Иордания изге сугышка караганда әлле-хөлле булса да тынычлыкны өстен күрә. Төркия исә конфликт барган төбәктән ерак урнашкан, өстәвенә, ул - НАТО әгъзасы. Сугышлардан тәмам алҗыган Ливанның, тынычлыкта яшисе килә.  Катар исә дөньяның газ базарында Русия урынын алган. Ул хәзер газ сатып казнасын тутыра,  аңарда җиһад кайгысы юк.

            90-нчы елларда иге-чиге күренмәгән сугыштан Ирак та бик нык хәлсезләнеп калган. Ул елларда аның ярты миллионнан артык кешесе һәлак булган, миллионнарча кешеләре тынычлык эзләп Евросоюзга киткән. Хәзер Ирак тотрыксыз һәм көчсез, ил белән ришвәт сазлыгына баткан сәясәтчеләр идарә итә һәм алар Көнбатыш авызына гына карап тора.

            Сәгуд Гарәбстаны исә беркайчан да Палестина өчен артык борчылмаган, ул бүген Израиль белән тынычлык килешүе төзеп сәүдә итәргә тели.  Бай сәгудлеләр Иран ягына шикләнеп карый. Кечкенә чаткыдан да ике ил коралга ябышырга тора. Шулай була калса, Израиль белән палестиналылар арасындагы сугышның уен булып кына күренүе ихтимал.

            Иранга килгәндә, бүген ул Көнчыгыш һәм Көнбатыш белән ярыша. Ул шыгыйларны яклый, Якын Көнчыгышта йогынтысын көчәтү өчен сөнниләр белән  көрәшә. Өстәвенә, ул АКШ санкцияләре белән көрәшә, җитмәсә, фанатик муллалар да вакыт-вакыт баш күтәреп, илдә тынычлыкны бозып алалар.

            Кыскасы, Палестинаның мәңгелек проблемасыннан бөтен Якын Көнчыгыш арыган. Алар проблеманы чишү юларын күрмиләр. Израильнең исә Палестинаны үзенең итеге астында гына күрәсе килә. Палестиналылар гаделлек телиләр: Израиль белән тигез хокукта яшәргә, моннан 70 ел элек ата-бабалары басып алга җирләреннән 600 мең яһүтнең чыгып китүен таләп итәләр.

            Гарәп Әмирлекләрендә күккә ашкан мәһабәт биналар төзиләр.  Мисыр чүлләрендә буш җирләр күп, ләкин берсенең дә үз җирендә михнәт чиккән палестиналыны күрәсе килми. Башы тукмак астыннан чыкмаган Палестина бәхетсез һәм барысы да аңардан бизде.  

Фото: flectone.ru 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас