Грузиядә әле дә протестлар тынмый

Грузия властьлары бу закон проектын 2023 елның мартында да кабул итәргә омтылыш ясап караган булган. 

Грузиядә  әле дә протестлар тынмыйГрузиядә  әле дә протестлар тынмый
Грузиядә әле дә протестлар тынмый

Грузиядә  меңнәрчә митингка чыгучылар бер айга якын инде  «Чит ил агентлары турында»гы закон проектына каршы чыгыш ясый. 13 майда закон проекты буенча өченче тапкыр тыңлау үткән һәм 14 майда закон кабул ителергә тиеш иде. Һәм закон өченче укуны да үткән. Ләкин ил президенты Саломе Зурабишили ил конституциясенә каршы килә, «Русиянеке» дип, закон проектына вето, ягъни тыю салган.

         Бәхәсле закон проектын 30 апрель —1 майда икенче укуда караган көннәрдә протестлар аеруча кискен төс алган.  Чуалышлар вакытында протест белдерүчеләр полицейскийларга һәм парламент бинасына ташлар, шешәләр, төтенле шашкалар атканнар, учак якканнар, ә полиция  демонстрантларга каршы яшь агызучы газ, борычлы сиптергечләр кулланган һәм су сиптергән.

          Закон проектын кабул итүгә каршы булган оппозиционерлар, гражданнар активистлары, булачак яңа закон Грузиянең дусларын һәм дошманнарын бер рәткә куя, ярлыклар тага һәм илнең Евросоюзга керүенә аяк чала дип фаразлый.

         Грузия властьлары исә, АКШ, Израиль һәм Австралиядә чит ил финанславының үтәкүренмәлелеге турындагы законнарның гамәлдә булуын, ә  Евросоюз һәм Франциядә әлеге вакытларда тикшерелү хәлендә булуын мисалга китерә. Шул ук вакытта ЕСның аерым илләре, АКШ, БМО, НАТО һәм Европа Советы Грузияне әлеге закон проектын кабул итүдән баш тартырга чакыра.

         Билгеле булуынча, «Чит ил йогынтысының үтәкүренмәлелеге турында»гы закон проекты еллык керемнәренең  20 проценттан артыгы чит илдән финансланган очракта  хөкүмәтнеке булмаган оешмаларны һәм киңкүләм мәгълүмат чараларын чит ил агентлары итеп теркәүне күзаллый. Алар елына бер тапкыр декларация тутырырга тиешләр.  

Грузия премьер-министры Ираклий Кобахидзе әлеге закон Украина юлын кабатламаска, Грузиянең суверенитетын сакларга, Евросоюз белән якынаерга булышачак дип саный.

         Грузия властьлары бу закон проектын 2023 елның мартында да кабул итәргә омтылыш ясап караган булган.  Ул чакта киңкүләмле протест акцияләре кабынган. Быел исә властьлар янә әлеге законны гамәлгә кертүгә тотынган. Алар кабаттан бу эшкә тотынуларын чит ил донорларының, үтәкүренмәле булу турында вәгъдәләр бирүләренә карамастан, Грузиядәге радикаль төркемнәргә һәм партияләргә яшерен рәвештә финанслауларын арттырулары белән аңлата.

Фото: pressunity.org

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас