Бәйрәмне ничек билгеләгәннәр?

Бөек Җиңү көне үзе турындагы хатирәләрне, тарихи дөреслекне үтерү мөмкин түгеллеген раслый.

Бәйрәмне ничек билгеләгәннәр?Бәйрәмне ничек билгеләгәннәр?
Бәйрәмне ничек билгеләгәннәр?

9 Май — Җиңү көнендә дөньяның  күп илләрендә совет солдаты һәйкәленә чәчәкләр салудан куркып калмаганнар.  Германия һәм Молдавиядә күләмле рәвештә урамнарга чыкканнар. Киев режимы бәйрәм көнен 8 майга күчерүенә карамастан, Җиңү көнен билгеләүне тыйган булсалар да, 9 май иртәсендә киевлылар Дан паркына  җыелышкан, җимерелгән һәйкәлләр урынына чәчәкләр салганнар. Эстониядә кешеләр иртән-иртүк бронза солдат һәйкәленә чәчәкләр сала башлаган. Нарва шәһәрендә яшәүчеләр исә  һәр елны елга ярында үткәрелүче концертка җыелган. Русиянең Ивангород шәһәрендә Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларын берничә ел рәттән Нарва аръягында яшәүче эстонлыларга да күренеп торырлык итеп үткәрәләр.

         Ә менә Латвиянең эчке эшләр министры Рихард Козловскис Латвия радиосы аша 9 май билгеләргә кирәкле көн түгел дигән һәм Ригада җимерелгән Совет солдатлары һәйкәле урынына чәчәкләр салуны «вызов» дип атаган. Аның шундый белдерүләренә карамастан, хакерлар һөҗүме нәтиҗәсендә, «Балтиком» компаниясе телеканаллары аша бераз вакыт Кызыл мәйданда үтүче Җиңү парады тапшырылган. Киберһөҗүм нәтиҗәсендә компания кабель каналларын сүндерергә мәҗбүр булган. Латвия вакыйганы бүген дә тикшерү белән мәшгуль.  

         Берлинда, шәһәр властьларының Җиңү көне атрибутикаларын һәм символларын тыюларына карамастан, активистлар «Үлемсез полк» чарасын оештырган.  Ләкин Берлин полициясе акциядә катнашучыларның Тиргартендагы һәлак булган совет сугышчылары мемориалына саф белән баруларын тыйган, һәйкәлгә унар-унар кеше генә керткәннәр. Кельнда исә «Үлемсез полк» совет хәрби маршында катнашучылар Георгий тасмалары тагып үткәннәр.

         Молдавиядә дә кешеләр, Георгий тасмалары тагып һәм чәчәкләр тотып сафларга тезелешеп, урамнарга чыккан. Кишиневта үткән авточабышта исә «Мәңгелек» мемориалы янында Җиңү байрагын урнаштырганнар.  Молдавия полициясе чарада катнашучыларны видеога төшергән, демонстрациягә чыккан һәм тыелган символларны таккан өчен штрафлар белән янаган.

         9 май иртәсендә Украинада Дан мемориалындагы мәңгелек утка чәчәкләр салганнар һәм алар бу көнне Хәтер һәм нацизмны җиңү көне итеп атаганнар.  Моннан тыш, Украинада да хакерлар бәйрәмгә үз өлешен салган — алар, украин телеканаллары тапшыруларын өзеп, Мәскәүдә үтүче Җиңү парадын тапшырганнар.

Австралиядә дә Җиңү көнен билгеләгәннәр. Сидней шәһәрендә Иван Сырский җитәкләгән автоузыш оештырылган. Ул моны Владимир Путинга һәм Бөек Ватан сугышын үткән карт бабасына  хөрмәт күрсәтү йөзеннән башкардым дигән.  

         Көнбатышның Җиңү көнен юкка чыгарырга тырышуына карамастан, аңа үч иткәндәй, киресенчә, Җиңү акциясендә катнашучылар саны  арта гына бара. Бөек Җиңү көне үзе турындагы хатирәләрне, тарихи дөреслекне үтерү мөмкин түгеллеген раслый.

Фото: tehnowar.ru 

 

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас