"Газны, утны, суны өзгәч, иртәгәсе көнне уяну өмете калмагач, Мариупольдән киттем..."

Туган бар җирдә ярдәм бар, ди халык мәкале. 

Ике ел күрешмәгән бертуган Людмила һәм Ольга Шульгиналар республиканың Халык фронтының яшьләр бүлеге активистлары ярдәмендә очрашу бәхетенә ирешкән.

Апа белән сеңел ике ел элек, Людмила Андреевна Мариупольдән эвакуацияләнгәч, аерылышырга мәҗбүр булган. Ул вакытта шәһәрдә элемтә булмый, шуңа хатын хушлашып һәм шәһәрдән китүе хакында беркемгә хәбәр итеп өлгерми. Пенсионер хатын сөйләвенчә,  анда ул вакытта көннән-көн хәвефлерәк була башлый, шулай да аның сеңлесе һәм сеңлесенең кызы  шәһәрдә калган.

“Ахыргача китмичә түздем. Әмма газны, утны һәм суны өзгәч, ашарга бер тәгам ризык калмагач, кичен йокларга ятканда иртән уянаммы-юкмы икәнлеген белмәс дәрәҗәгә җиткәч, ашыгыч карар кабул итәргә туры килде. Даими рәвештә бомбалар аттылар – я түшәм ишелә башлый, я тәрәзәләр коела. Куркышыңнан юрган ябынасың да, исән калсам ярар иде, дип ятасың”, – дип искә ала ул вакытларны Людмила Шульгина.

Тәүдә Людмила ханым Уфага, “Связист” вакытлыча урнаштыру пунктына килеп эләгә, соңыннан Октябрьский шәһәренең өлкәннәр йорт-интернатына күченә. Туганнары белән кайчан да булса күрешергә өметләнми дә, ул аларны һәлак булганнар дип уйлый.

“Мин Бөек Ватан сугышы вакытында туган бала, ул вакытта миңа өч яшь иде,  бертуган абыем ачлыктан үлде. Мариупольдә 80 ел яшәдем. Туган ягымны бик сагындым. Кайтырга хыяллана идем, әлбәттә, әмма моның гомумән мөмкин булуын күз алдына да китермәдем”, – ди Людмила Андреевна.

Соңрак ачыклануынча, апасы да аны эзләгән. Һәм Дондагы Ростов шәһәренең “Юг” эзләү төркеме волонтеры Александр ярдәмендә 2 елдан соң апа белән сеңел  бер-берсен табышкан һәм видеоэлемтә аша аралашкан. Бу хәлдән соң Людмила Андреевна яшәгән интернат директоры,  Халык фронтына мөрәҗәгать итеп,  ханымнарның очрашуын оештыруны үтенгән. Ул вакытта Людмила Андреевна туганнары белән күрешеп калырга гына түгел, ә Мариупольгә бөтенләйгә кайтырга карар иткән. Волонтерлар аны поездда Дондагы Ростов  шәһәренә озата, анда Донецк активистлары Людмила Андреевнаны туган шәһәренә илтеп куя. Гаилә  шунда кушыла.

“Апам исән булуын тойдым. Очрашуга кадәр минутларны түземсезлек белән санадым. Мин шулкадәр бәхетле, үземне канатларым үскәндәй хис итәм!” – ди шатлыгы эченә сыймаган Ольга Шульгина. 

Чыганак: bashinform.ru

 

"Газны, утны, суны өзгәч, иртәгәсе көнне уяну өмете калмагач, Мариупольдән киттем..."
"Газны, утны, суны өзгәч, иртәгәсе көнне уяну өмете калмагач, Мариупольдән киттем..."
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас