Дустын югалткан көчек аның бронежилетын саклап яткан... (ВИДЕО)

Исән-сау кайтыгыз! Көн саен сез безнең күңелләрдә, уйларда.

Пуля кушаматлы өч айлык  көчек СВОдагы хәрбиләр янына “үз теләге” белән килгән һәм Иваново өлкәсеннән хезмәт итүче   сапёр өчен талисманга әверелгән. Хәрби яраланып, отставкага киткәч,  дусты белән мәңгегә кушылыр өчен маэмай 1000 км юл үткән.

Өлкән сапёр  Алексей Прытков  SHOT  Телеграм-каналы белән әңгәмәсендә  сөйләвенчә, аларның лагерена килгән вакытта көчек бик хәлсез булган. Солдатлар эт баласын юындырганнар, ашатканнар, Пуля дигән кушамат такканнар. Көчек Алексейга ияләшкән, аның белән янәшә йоклаган, дислокация урыннарын алмаштырганда  аның белән  хәрби машиналарга утырып йөргән. Алексей заданиега киткән очракта тыңлаучан Пуля аны түзем генә  лагерьда көтеп калган.

Узган елда Алексей җитди яраланган: аякларын кискәннәр, кулларын махсус аппаратлар ярдәмендә тергезәләр. Алексей госпитальдә ятканда, дустын югалткан Пуля ашаудан язган, гел аның бронежилетын саклап яткан.

Өйгә кайткач, хәрби дуслары белән элемтәгә чыккан һәм Пуляны  үзенә, Иваново өлкәсенә алып килүләрен үтенгән. Ир-ат фикеренчә, нәкъ шушы көчек аны саклап калган: Пуля булмаса, яраланганнан соң исән калмас идем, дип уйлый Алексей.

Пуля мең километрдан артык юл үткән. Ул шунда ук Алексейның сөйгәне, аның әти-әнисе белән дуслашкан һәм алар белән бергә яши. Тиздән язмам героен чираттагы операция көтә, ә көчек-талисман Алексейны туганнары белән бергә өйдә түземсезлек  белән көтеп торачак. 

Чыганак: SHOT  Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас