Моны ул сукбай хайваннарны ашатыр өчен эшли.
Кушнаренко районында яшәүче зур йөрәкле 9 яшьлек Амаль кечкенәдән хайваннарны ярата, аларны кайгырта. Сукбай эт-песиләргә ничек тә булса ярдәм итәргә теләп, малай уенчыкларын сатуга куйган. Бу акчаларга ул хуҗасыз хайваннарга азык сатып алырга ниятли.
Малай уенчыклары өчен кыйммәт хаклар куймаган. Уенчыклар бәясе – бер данә өчен 30-50 сум. Ял һәм каникул көннәрендә көн саен диярлек малайны үзе яшәгән йортның капка төбендә күрергә була. Бала өлкәннәрне сукбай эт һәм песиләрне кыерсытмаска, аларны ашатырга һәм яңа хуҗалар табарга булышырга чакыра.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.