Пусть мама услышит, пусть мама придет...

Теге нәни аю баласы әнисе белән табышкан, дип яза белгечләр. 

Рамиль Хамитов, VkРамиль Хамитов, Vk
Фото:Рамиль Хамитов, Vk

“Башкортстан” милли паркы территориясендә Нөгеш елгасы буенда  ялгызы йөргән нәни аю баласы әнисен тапкан, дип фаразлана. Бу хакта “Башкортстан” милли паркының Телеграм-каналында язганнар.

Ике көн элек без бу хакта язып чыккан идек. Туристлар 29 апрель көнне Нөгеш елгасы буенда ялгызы әнисен эзләп  йөргән кечкенә аю баласын күргәннәр. Фотограф Рамил Хәмитов, аю баласын елганың каршы ярыннан төшереп, аңа чын фотосессия оештырган.

Белгечләр фикеренчә, аю баласына якынча 3 ай.

“Гадәттә ана аюлар шундый бәләкәй балаларын караусыз калдырмый, чөнки бу яшьтә аларга  ерткычлар җиңел һөҗүм итә  ала. Тик шулай да ярты сәгать күзәтү дәвамында  ана аю  баласы янына килмәде”, – дип сөйләгән милли парк хезмәткәрләре.

Алар аю баласы йөргән җиргә барган, якын-тирәне караштырган, туристлар белән аралашкан. Ял итүчеләр карап торышка ана аю белән нәни баласына охшаган ике яссы табанлыны күрүләрен сөйләгәннәр.

“Ул аю баласы әнисен тапкандыр, – дип фаразлый белгечләр. – Тыюлыклар территорияләрендә сәяхәт иткән вакытта сак булыгыз. Кечкенә аю баласы да хәвеф чыганагы булырга мөмкин. Янында ана аю булмаса да,  ул сезне күрми дигән сүз түгел. Җәнлекләргә якын килмәгез, ашатырга тырышмагыз. Милли паркта яшәүче җәнлекләрне ашату буенча барлык чаралар күрелә”.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас