Тагын бер фигурант кулга алынган.
Мәскәүнең Басман суды «Крокус»та теракт эше буенча тагын бер фигурантны кулга алган
Бу хакта Мәскәүнең гомуми юрисдикциясе судларының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башкала суды Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»дагы теракт эше буенча тагын бер фигурантка кулга алу чарасын билгеләде.
«2024 елның 22 маена кадәр 26 тәүлеккә сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланды,», - дип игълан иткәннәр судта.
Тикшерү версиясе буенча, Корбанов теракт әзерләү өчен акча биргән, шул исәптән оештырылган төркемдә катнашучыларны телекоммуникация элемтәсе чаралары белән тәэмин иткән.
Искәртик, Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендәге «Крокус сити холл»га 22 март кичендә концерт алдыннан һөҗүм иттеләр. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, теракт нәтиҗәсендә 145 кеше һәлак булды, шул исәптән балалар да. 550 кеше яраланды.
23 мартта иртән Брянск өлкәсендә 4 башкаручыны тоткарладылар. Алар - Далерджон Мирзоев, Саидакрами Рачабализода, Шамсидин Фаридуни һәм Мухаммадсобир Файзов. Мәскәү Басман суды дүшәмбе төнендә аларны 22 майга кадәр кулга алды. Бу эш буенча 12 кеше тоткарланган.
Фото: bryansk.news