Татарстанда кар яуган (ВИДЕО)

Бездә дә ява инде ул, диярсез...

region116.dtp.official|Регион 116 Казань Телеграм-каналыннан скриншот.region116.dtp.official|Регион 116 Казань Телеграм-каналыннан скриншот.
Фото:region116.dtp.official|Регион 116 Казань Телеграм-каналыннан скриншот.

Татарстан халкы бүген, 3 май иртәсендә, кар явуы турында хәбәр итә. Соңгы көннәрдә әллә ни  булмаса да,  май аенда кар яву күпләрне аптыраткан. Телеграм-каналлар  төбәкнең төрле районнарыннан видеолар бастырып чыгарды.

Казанда яшәүчеләр сүзләренчә, анда кар җиргә төшкәнче эреп беткән. Ә менә Яшел Үзән райоынында яшел үләндә кар аермачык күренә. Бакчалары өчен кайгыручылар да бар, чөнки алдакчы җылы апрель аенда яшелчәләр утыртучылар күп булды.

Кайберәүләр кышкы тәгәрмәчләрен алмаштырганга үкенеп куйган.

Балалар бакчалары, мәктәпләрдә, йортларда җылылыкны сүндерүгә борчылучылар да юк түгел. Әйткәндәй, Татарстан синоптиклары җомга көнне кар явуын фаразламаган,  анда кар шимбә көнне генә яварга тиеш булган. Иртәрәк яварга уйлаган, күрәсең.

Безнең Башкортстанда да берән-сәрән кар төшкәләде (Уфа читендә). Әмма  җирне капларлык яумады әле. Ни  хәл итәсең, табигатьнең үз кануннары. Май холодный – год плодородный, диләр бит. 

Чыганак: region116.dtp.official|Регион 116 Казань

region116.dtp.official|Регион 116 Казань Телеграм-каналыннан скриншот.
region116.dtp.official|Регион 116 Казань Телеграм-каналыннан скриншот.
region116.dtp.official|Регион 116 Казань Телеграм-каналыннан скриншот.
Фото:region116.dtp.official|Регион 116 Казань Телеграм-каналыннан скриншот.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас