Уфада май башында “башкорт сакура”сы чәчәк аткан. Уфалылар алсу төстәге алмагачны шулай йөртә. Бу агачларның шактые Зәки Вәлиди урамындагы Ленин исемендәге паркта үсә. Уфалыларның анда фотосурәткә төшүе күркәм традициягә әйләнде.
Уфалылар сүзләренчә, япон чиясенә охшаш агачлар башкаланың башка мәйданнарында да бар. Мәсәлән, Аксаков исемендәге бакчада берничә ел элек алсу төстәге чәчәк атучы 10 декоратив алмагач утыртылды.
Матур кадрлар яратучыларга дендрологлар (агач үсемлекләрен, куак, ярымкуакларны өйрәнү, үрчетү, саклау белән шөгыльләнүче белгеч) ашыгырга киңәш бирә, чөнки “сакура” бер атна чамасы гына чәчәк ата, соңыннан аның нәзакәтле алсу таҗлары коела башлаячак.
Чыганак: bashinform.ru