Томасның Икенче саек суына утырган Sierra Madre судносы Филиппин белән Кытай арасында киренкелекне көчәйтү үзәгенә әверелде һәм ул АКШны Тын океанда кораллы конфликт чигенә илтеп җиткерүе мөмкин», дип язып чыккан Американың «Вашингтон пост» гәзите.
1999 елда Филиппин дәүләте Томасның Икенче саек суы атамасы астында билгеле булган Жэньай төбәгендәге саек суга Икенче Бөтендөнья сугышының десант корабын аңлы рәвештә китереп утырткан. Филиппин властьлары моны Спратли утравында үзләренең хокукларын ныгыту өчен эшләгәннәр. Утрау исә Көньяк Кытай диңгезендә КХР белән ике арадагы бәхәсле территориягә керә.
Быел мартта Кытай Филиппиннан Көньяк Кытай диңгезендәге провокацияләрен туктатуын таләп иткән.
Фото: overclockers.ru