Америка конгрессының вәкилләр палатасы планнан тыш утырышында Русиянең чит илләрдә «туңдырылган» активларыннан килгән керемне Украина файдасына конфискацияләү турындагы закон проектын кабул иткәннәр.
Мәскәү бу хәлне сәяси авантюра, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне өзүче акылсыз адым дип атады һәм җавапсыз калмаячагын белдерде. Дәүләт активлары кагылгысыз, АКШның тартып алырга карар итүе аларга мошенниклар һәм караклар кләймәсен суга. Мондый хәлләрдә Америка икътисадына акча салырга теләүчеләр азрак булачак дип саный Русия экспертлары.
Сүз 250 млрд. доллар турында бара. Австриянең чит ил эшләре министры Александер Шалленберг Русия активларын файдалану мәсьәләсендә Европа үтә дә сак булырга тиеш, чөнки сүз шәхси милек хокукы турында бара, дип белдергән. Русия активларыннан килгән керемне Украинга озату мәсьәләсе төптән уйланырга тиеш дип тә билгеләгән. Ә менә Евросовет җитәкчкесе Шарль Мишель, Евросоюз туңдырылган активларны файдаланганнан соң, Русиянең аңа каршы ясаячак җавап адымнарыннан курыкмый һәм шуңа күрә эшебезне дәвам итәбез, Русия активлары керемен Украинага тапшыру гадел дип котыртуын дәвам иткән.
Мәгълүм булуынча, Украинада махсус операция башланган вакыттан алып ЕС һәм G7 илләре Русия валюта резервларының яртысын — якынча 300 млрд. евроны туңдырган.
Америка, ярсып-ярсып, Украинадагы сугыш учагына миллиардлар ыргыта. Менә тагын бу атнада ул Украина сугышын дөрләтүгә янә 61 млрд. доллар бүлгән.
Кушма Штатлар яңа ярдәм пакеты бүлгәннән соң, Европадан да Украинага мөмкин кадәр күбрәк акча озатуны таләп итәчәк, дип саный Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко. «Хәзер алар Европаны тезләндерәчәкләр, акылсыз каршы торулары өчен булдыра алганча күбрәк акча бирүләрен таләп итәчәк. Шуңа без хәлләрнең төрле яклы үсешенә әзербез. Һәм безнең эшләр планы әзер: А очрагы өчен дә, Б очрагы өчен дә. Бу планда алар безнең белән берни эшли алмаячаклар. Бу мөмкин түгел. Иң мөһиме: алар үзләре моны яхшы аңлый. Алар конфликтны гына суза», -дип белдерде Матвиенко.
Фото: bangkokbook.ru