Молдавиянең үзәк властьлары һәм төбәкләре арасындагы конфликт турында Гагаузия автоном территориаль берлеге башканы Евгения Гуцул белдергән. Үзәк властьлар Гагаузиядә яшәүчеләрне искелеклеккә ябышып ятучылар дип атап, илнең Европа юлы буенча үсешеннән баш тарталар дигән сылтаулар белән автономия хакында максатчан рәвештә кире фикер тудыралар, дигән Евгения Гуцул.
Гуцул фикеренчә, Молдавия хөкүмәте гагаузларның хокукларын кысрыклый, вәкаләтләрен тартып ала, хәтта Гагауз автономиясен бетерергә тырыша. Молдавия властьлары моны Гагаузия җитәкчесе сепаратизимга омтыла, төбәкне аерырга тырыша дип атаган, ләкин бу ялгыш караш. «Молдова —Гагаузия өчен уртак йорт. Безнең башка ватаныбыз юк», ди автономия җитәкчесе.
Гагаузия җитәкчесе Евгения Гуцул күптән түгел Русиягә килде һәм президент Владимир Путин белән очрашкан иде. Русиягә эш сәфәре кылганнан соң аны Кишинев аэропортында тоткарлаганнар, шулай ук Гагаузия сәясәтчеләренең йортларында тентүләр үткәргәннәр. Гуцул моны «реаль түбәнсетү», «властьларның үз гражданнарына басым ясавы» дип бәяләгән.
Молдавиянең ришвәтчелекккә каршы прокуратурасы Гагаузия башлыгына каршы хәтта җинаять эше кузгаткан. Аны аңлы рәвештә оешкан төркемнән яки оешмадан финанслауны кабул итүдә гаепләгәннәр. Бу Молдова законнары буенча 7 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күзаллый. Евгения Гуцул җинаять эшен ил президенты Майя Санду күрсәтмәсе буенча әвәләнүен, ләкин куркуга төшмәячәген һәм көрәшне дәвам итәчәген белдергән. «Молдавия властьлары торган саен көчәя барган оппозиция каршында куркуга калды», ди ул кысрыклауларга аңлатма биреп.
Билгеле булуынча, 2024 елның октябрендә Молдавиядә президент сайлдаулары үтәчәк. Шул сәбәпле илдә президент кәнәфие өчен каты көрәш, көчле конкуренция бара. Бүгенге ил җитәкчелеге сәяси көндәшләреннән ничек тә котылырга трыша. Бигрәк тә Русия яклы караш белдерүчеләргә тынгылык юк. «Молдавия оппозициясе ни эшләсә дә, аны шунда ук Кремль агенты дип атыйлар һәм чикләүләр кертәләр», дип раслый Молдавия парламентының элеккеге депутаты Илан Шор.
Молдавиядә мондый кысрыклаулар күпме дәвам итәр? Билгеле түгел. Бу атнада Пентагон башлыгы урынбасары ярдәмчесе Стивен Брайен Молдавиягә кагылышлы белдерү ясаган. Украина конфликтында Киев җиңелгән очракта Көнбатыш Б планын әзерли дигән ул. Европа Союзы Русиягә каршы плацдарм итеп Молдавияне файдаланырга мөмкин. «Кечкенә Молдавиядә зур проблемалар өлгерүе ихтимал», дип янавын дәвам итә АКШ һәм аның яраннары көнбатыш илләре.
Фото: md.tsargrad.tv