Блинкен быел Кытайга икенче тапкыр барган. Гадәттә дәрәҗәле кунаклар өчен җәелгән келәмне үткән тапкыр да, бу юлы да җәеп каршы алмаганнар. Сәяси экспертлар бу хәлне шунда ук «сөйләшүләр гади булмаячак» дип бәяләгәннәр.
Чынлап та, сөйләшүләр җиңел бармаган. Ике як та бер-берсенә тәнкыйть белдергән һәм куркыныч адымнар ясаудан кисәткән. АКШ белән Кытай мөнәсәбәтләрендә төп ярсыткыч сәбәп Русия дип атала. Пекин Русиянең хәрби сәнәгатенә саллы ярдәм күрсәтә дип ачулана Америка ягы. АКШ президенты Джо Байден телефон аша сөйләшүдә Кытай рәисе Си Цзиньпинга бу хакта берничә тапкыр әйткән. Кытайның җавабы кыска булган: ул Вашингтонны Мәскәү белән Пекин мөнәсәбәтләренә кара якмаска чакырган. АКШ Кытайның эчке эшләренә кысылмаска һәм «кызыл сызык»ны үтмәскә тиеш — Кытай җавабы менә шундый.
АКШ үз ягыннан Кытай белән конфликтка керергә теләмәвен дә белдерә. «Ике ил дә, дошманнарча түгел, дус-тату яшәргә тиеш, бер-берсенә зыян салырга түгел, партнерлар булырга һәм уңыш казанырга булышырга тиеш», -дигән фикерен җиткергән Си Цзиньпин кунак белән очрашуны төгәлләгәндә.
Әйткәндәй, шушы көннәрдә Русия президенты Владимир Путин май аенда Кытайга эш сәфәре белән барачагын белдерде. Кытай ягы Русия лидерын кунакка чакырып кына тора. Бүген шунысы яхшы аңлашыла: Мәскәү белән Пекин дөньяны үзгәртергә тырыша, Вашингтон исә, үрсәләнә-үрсәләнә, моңа юл куймаска тырыша.
Фото: bloomberg.com