Без үзебезне саклаячакбыз!

 Русия оборона министрлыгы коллегиясендә төп доклад белән оборона министры Сергей Шойгу чыгыш ясаган.

Без үзебезне саклаячакбыз!Без үзебезне саклаячакбыз!
Без үзебезне саклаячакбыз!

Шойгу белдерүе буенча, Русия чик буйларында НАТОның 33 мең хәрбие, 300 танкы һәм 800дән артык бронемашиналары урнаштырылган. Әлег вакытта НАТО кораллы көчләренең хәрби күнекмәләре үтә. «Аңарда, Русия агрессиясен кире кагуны чагылдыруда (хәрби күнекмәләрнең төп фикере) 90 меңгә кадәр кеше катнаша», дигән Шойгу. Ул шулай ук, Швеция НАТОга кергәннән соң, көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш юнәлешләрендә киеренкелек көчәеп китүен билгеләгән. Моннан тыш, НАТО Арктикада да активлыгы көчәйтергә тырыша.  Көнбатышның мондый гамәлләре Русияне адекват чаралар кабул итәргә мәҗбүр итә, дигән. Русиянең НАТОга кергән илләргә хәрби яктан да, геосәяси яктан да һөҗүм итәргә исәбе юк.  «Русиянең гамәлләре үзебезнең кешеләрне генә яклауга юнәлтелгән, шул ук вакытта Мәскәү стратегик тотрыклылыкны саклауга булдыра алганча көч сала. Без бары тик үзебезенең тарихи территорияләрдә үзебезнең кешеләрне генә яклыйбыз»,— дигән Шойгу.

         Әйткәндәй, шушы көннәрдә аерым ракета бригадаларын урнаштыру чикләрендә Карелия территориясендә «Искәндәр-М» ракеталары урнаштырылачагы билгеле булды. Бу хәл Скандинавия илләрен куркуга салган.  Алар моны Русия һөҗүмгә әзерләнә дип шаулаша башлаганнар.  НАТОның көнбатышка таба киңәюе һәм Русия чик буенда яңа инфраструктуралар төзүе Ленинград һәм Мәскәү хәрби округларын ныграк көчәйтүгә сәбәпче булды. Шулай дип билгеләгән үзенең чыгышында оборона министры Сергей Шойгу.

Фото: rtek24.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас