Бөек Британия корольлегенә ни булды?

Быел февраль башында  Бөек Британия короле Карл III-нең яман шеш авыруы белән чирләве билгеле булды.

Бөек Британия корольлегенә ни булды?Бөек Британия корольлегенә ни булды?
Бөек Британия корольлегенә ни булды?

 75 яшьлек монархта чир медицина тикшеренүләре вакытында ачыкланган. Вакытлы басмалар корольнең чире бик куркыныч, тиз арада җан тәслим кылмагае дигән шом-хәвефләнүләрен белдерә башладылар. Шул сәбәпле чиновниклар король дөнья куйган очракта «Менай күпере» дигән план әзерләүгә тотынганнар.  Хәзер алар җән-фәрман йөзләрчә биттән торган документны тикшерәләр.  Планга төзәтмәләр кертелә, королева Елизавета II-не соңгы юлга озату тәҗрибәсен өйрәнәләр ди.

Карл III кызганыч, тәхеткә  2022 елда гына утырган иде бит. Аңа кадәр корольлек белән  92 яшенә кадәр әнисе Елизавета II идарә итте.

Авыру аркасында король Карл III улы — принц Уильям файдасына тәхеттән баш тартуы ихтимал дип саный Британия басмалары. Тик менә Уильямда исә тәхет кайгысымы икән соң?! Чөнки аның да тормыш иптәше принцесса Кейт Миддлтон да яман чир белән авырый диләр.

Фото: imghub.ru 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас