Ырынбурда оча торган ат күргәннәр. Әмма монда бернинди сихер-фәлән юк. Ап-ак атны язгы ташкын суларыннан коткарганнар.
Шәһәрнең Ленин районындагы “Осинки” бакчачылык ширкәтен тулысынча диярлек су баскан. Бер гаиләнең тәүдә атлары яшәгән абзарын су баскач, алар малкайны йортларының беренче катына алып кергән, тәрәзә төбендә аңа ашар өчен “улак” оештырып. Әмма су артканнан-арта башлагач, баскычка солы сибеп, шул рәвешле атны алдалап, өйнең икенче катына мендергәннәр. Шулай итеп, йортның икенче катындагы балконда ат 10 (!) көн яшәгән.
Малкайның михнәтләре моның белән генә тәмамланмаган. Зур су китеп, җиргә төшәр вакыт җиткәч, ат курыккан һәм ияләшеп өлгергән балконнан китүдән/ төшүдән баш тарткан. Атны автокран ярдәмендә җиргә төшергәннәр. Бүгенге көндә принцлар утырып йөрердәй ап-ак төстәге атның хәлләре яхшы, ди. Мондый “очыш”тан соң танылып өлгергән атны күршеләре, шаяртып, Пегас дип йөртә башлаганнар.
Бу фото-видеоларны күрү берчә кызык та, берчә кызганыч та. Шул ук вакытта сөенечле дә. Кешеләрнең терлекләренә, хайваннарга карата миһербанлы, шәфкатьле булуы зур хөрмәт уята.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.