Май башында шашлык кыздыру традициясе безгә император Петр Беренчедән килгән – патша аны Европада күргән. Европада итне учак өстендә әйләнеп торган тимердә кыздыру ысулы таралган булган.
Әлбәттә, Петр Беренче май аенда Советлар иленең ял итәчәген белмәгән, ә менә борынгылар 1 май төненә каршы Жива (тормыш, мәхәббәт һәм җәй алиһәсе) бәйрәмен билгеләгән, шуңа император дворяннар өчен учакта ит кызыдырып, төнге пикниклар оештырырга боерган. Әлбәттә, мондый традицияне сәүдәгәрләр дә, мещаннар да эләктереп алган – озайлы кыштан соң һәм Бөек посттан соң халык ит кыздырып, ашап-эчәргә шат кына булган.
Шулай да XIX гасырның икенче яртысында Мәскәүдә шашлыкны Автандилов атлы шәраб сатучысының София яр буе урамында урнашкан шәраб базында гына табып булган. Соңрак кавказлы Сулханов шашлык кыздыруны үзенең фатирында оештырып җибәргән. Бу яшерен кафе тиз арада популярлык казана һәм көнчел трактирщиклар аны яптыруга ирешә. Сулханов аптырап калмый, бу хәлдән соң ул итне күмер өстендә “Петергоф” трактирында әзерли башлый. Шул вакыттан алып шашлык модадан чыкмый.
Арытаба Советлар союзында тәүдә революционерлар, студентлар, эшчеләр “маевкалары” барлыкка килә, ахырда бу “маевкалар”дан соң җыелышып ашап-эчеп утырулар тарала. Аннары бәйрәмнәр (ял көннәре белән) барлыкка килә. Ул май бәйрәмнәрендә барысы булмаса да, күпләр эштәге коллегалары, сыйныфташлары, хезмәттәшләре, дуслары һәм туганнары белән очрашып, саф һавада күмердә ит кыздыра. Ахырда совет халкында (сүз шәһәр халкы турында бара, дип аңларга кирәк) дача участоклары барлыкка килә башлый. Анда инде ял көннәрендә җыелып, шулай ук ит кыздырып, үзең япкан заготовкалардан, үстергән яшелчәләрдән сыйланганнар. Шашлыкны Сталин да, башка совет лидерлары да яраткан. Мәсәлән, 1945 елда Ялтадагы ресторан менюларында “сталинча шашлык” булган.
Чыганак: Channel No.6 Телеграм-каналы.