Дөньяда ниләр бар?
23 апрель 2024, 08:25

Колумбия БРИКСка керергә тели

БРИКС — ул 2006 нчы елда нигез салынган дәүләтара берләшмә. 

Колумбия БРИКСка керергә телиКолумбия БРИКСка керергә тели
Колумбия БРИКСка керергә тели

Бу хакта ил президенты Петро Густаво Бразилия лидеры Лула де Сильва белән очрашу вакытында белдергән.  «Президент Петро Колумбиянең тулы сыйфатлы әгъза булып БРИКСка тизрәк керү буенча кызыксынуын күрсәтте, президент Лула аның инициативасын хуплады һәм Колумбия кандидатурасын  алга этәрергә вәгъдә итте», диелгән очрашу нәтиҗәсе буенча кабул ителгән уртак белдерүдә.

         БРИКС — ул 2006 нчы елда нигез салынган дәүләтара берләшмә.  Башта аңа Бразилия, Русия, Һиндстан һәм Кытай керә. Соңрак аларга Көньяк Африка Республикасы, ә 2024 елда Мисыр, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сәгуд Гарәбстаны һәм Эфиопия кушыла. Быел мартта Бахрейн да БРИКСка  керергә теләк белдерде. Әле ул аңа әзерлек алып бара.

         Русия президенты Владимир Путин дөньяның 30 иленең БРИКСка кушылу теләкләре барлыгын белдергән иде.

Фото: commons.m.wikimedia.org 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас