Бу моннан 6 ай элек яңгыраган суммага караганда ун тапкыр күбрәк.
Акча чыганакларының чирек өлешен — азык-төлеккә, 800 млн. долларны торак һәм сәламәтлек саклау ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтмәкчеләр. Бу сумма Газзә секторындагы 2,2 млн. кешегә һәм Иордан елгасының көнбатыш ярында яшәүче 400 мең кешегә җитәчәк.
БМО шулай ук Газзә секторында җир өсте маршрутларын күбрәк ачарга чакырган. Сектор эчендә йөрү мөмкинлекләрен яхшыртуны һәм Палестина территорияләрендә эшләүче БМО хезмәткәрләренә виза һәм рөхсәтләрне арттырырга чакырган.
Бөтендөнья банкы һәм БМО 2023 елның октябреннән алып Газзә секторына салынган каза күләмен исәпләп чыгарганнар. Зыян 18,5 млрд доллар күләмендә тәшкил итә.
Фото: russian.cgtn.com