Дөньяда ниләр бар?
22 апрель 2024, 20:51

“Баламның бармакларын санагыз”

Яңа туган баласының башкалардан аерылачагын ана кеше алдан үк сизенгән.

Уфадагы республика перинаталь үзәгеннән.Уфадагы республика перинаталь үзәгеннән.
Фото:Уфадагы республика перинаталь үзәгеннән.

Уфада республика перинаталь үзәгенә  йөклелек срогының 39нчы атнасында  бәбиләргә   дип гәүдә авырлыгы 145 килограммлы (буе – 151 см)  хатын килгән,  моңа өстәп, ул  гадәти булмаган нәселдәнлеккә ия булган.   Сабый  4 килолы булып туган. Ул –  гаиләдә өченче малай. Үзеннән зуррак абыйлары кебек үк бу бала да кесарев кисеме ярдәмендә туган. Моннан тыш, гаиләдәге өч балада да тумыштан полидактилия (полидактилия – һәр аякта берешәр артык бармак булу дигән сүз) булган, бу җитешсезлек сабыйларга   әниләренең әнисеннән, ягъни картәниләреннән күчкән.  

“Хатынның гәүдә авырлыгы чамадан тыш артык булу сәбәпле УЗИда мондый җитешсезлекне  аермачык күрү һәм ачыклау үтә катлаулы. Әмма бала тугач та ана кеше табибларга: “Бармакларын санагыз. Гадәттәгедән артык булырга тиеш”, – дигән. Үзенең ике малаен бер яшьлек чакларында ана кеше Санкт-Петербургка   операциягә алып барган. Һәм бүгенге көндә малайлар барысы кебек –  аларның  аякларында  бишәр бармак. Яңа туган сабыйны да шундый операция көтә”, – диләр республика клиник перинаталь үзәгендә.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас