Анда башка мәсьәләләр белән берәттән Украина конфликтын көйләү турында сүз кузгатканнар. Бу җәһәттән Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин конфликтны көйләүнең 4 вариантын тәкъдим иткән.
Аның беренчесендә илләрнең шәхси файда эзләүдән тыелуга, төбәктә тынычлык һәм тотрыклыкны саклауга игътибар юнәлтүләре мөһимлеге ассызыклана. Икенчесендә – хәл-вакыйгаларны «суытырга», утка май сипмәскә. Өченчесендә – Украинада тынычлыкны тергезү өчен шартлар тудырырга һәм киеренкелекне арытаба кискенләштерүдән баш тартырга. Дүртенчесендә, дөнья икътисадына кризисның тискәре йогынтысын киметү, җитештерү һәм товар озатуларда глобаль чылбырны өзмәү мөһимлеген билгеләгән Си Цзиньпин.
«Кытай кризисны чишүгә булышкан бөтен тырышлыкларны яклый һәм хуплый, һәм конфликтны хәл итү өчен Русия дә, Украина да таныган халыкара конференция җыю өчен чыгыш ясый », —дигән Си Цзиньпин. Кытай лидеры әлеге планны тормышка ашыру өчен Берлин белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдергән.
Билгеле булуынча, Кытай Украинадагы конфликтны көйләү планын быел 24 февральдә бастырган иде. Анда тынычлык турында сөйләшүләрне тергезү һәм хәрби хәрәкәтләрне туктату төп мәсьәләләр итеп билгеләнә. Планда шулай ук гуманитар кризисны чишү, гражданнарны һәм әсирләрне хәрби яклауны тәэмин итү, шул исәптә, аларны алмашу буенча уңай шартлар тудыру. Анда шулай ук атом электр станцияләре куркынычсызлыгы һәм атом-төш сугышы хәвефләрен киметүгә, химик һәм биологик коралларны кулланмауга да игътибар юнәлтелгән. Шулай ук дөнья икътисадын хәрби максатларда файдаланмау, җитештерү һәм логистика чылбырларын, конфликттан соң Украинаны аякка бастыру билгеләнгән.
Русия Кытайның бу планына ничек карый? КХР Украинадагы конфликтны көйләү буенча ачык һәм акыллы план төзегән дип саный Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров. 12 пункттан торган план, тәү чиратта, булган вакыйгаларның сәбәпләрен анализлауга таяна. Бу план Көнбатыш планыннан нык аерыла. Бәлки, шул сәбәпле, Украина бу планны карарга әзер түгеллеген белдерә. Ул кайчан аек акыл белән аны карарга әзер булыр — вакыт күрсәтер.
Билгеле булуынча, Швейцариядә Украина кризисы буенча конференция булырга тиеш. Анда башка илләр белән беррәттән Кытайны да чакырганнар, Русияне — юк. Русиядән башка кризис мәсьәләсен ничек хәл итәргә җыеналардыр, һаман да шул Русиягә каршы котырту ысулын кабатлармы икән?..
Фото: glav.su