Иран Израильгә төбәп 300дән артык пилотсыз очу аппаратлары, баллистик һәм канатлы ракеталар очырды. Иордания, АКШ һәм Бөек Британия Израильгә әлеге зуркүләмле һөҗүмне кире кагарга ярдәм итте. Очырылган коралның 99 проценты бәреп төшерелгән. Ике арада зур конфликт, хәтта сугыш куркынычы килеп туды. Израильдә үч алуның берничә варианты әзерләнгән. АКШ президенты Джо Байден, аңардан соң Бөек Британиянең чит ил эшләре министры Дэвид Кэмерон Израильне һөҗүмгә каршы җавап бирмәскә чакырдылар. Байденның телефоны чылтыраганнан соң, яһүтләр суынган. Израиль армиясе Иранга һөҗүм итә калса, Кушма Штатлар катнашмаячак дигән Джо Байден Израиль премьер-министры Беньямин Нетаньяху белән телефон аша сөйләшкәндә. Шулай да Джо Байден союздашына ярдәм итүдән туктамый, Израилгә яңа ярдәм пакеты мәсьәләсе буенча АКШ конгрессының вәкилләр палатасына мөрәҗәгать иткән.
Пентагон АКШның янә Израильне якларга әзер булуын белдергән. «Без Иран белән конфликт эзләмибез, әмма һич икеләнүсез гаскәрләребезне яклаячакбыз һәм Израиль оборонасына ярдәм итәчәкбез», —дигән Пентагон башлыгы Ллойд Остин.
АКШ дөнья илләрен Иранны кискен тәнкыйтьләргә чакырды. Германия, Бөек Британия, Франция тәнкыйтьләп чыкты да е. «Зур җиделе»гә кергән АКШ, Бөек Британия, Франция, Германия, Италия, Япония һәм Канада Израильне яклап уртак белдерү кабул иттеләр. Ул белдерүдә арытабангы хәл-вакыйгалар тотрыксыз төс алган очракта җавап чаралары кабул ителәчәге билгеләнгән. Ә кризис өчен бөтен җаваплылыкны Иран җитәкчелегенә аударганнар.
Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Израильгә каршы бөтен Якын Көнчыгышка хәрби хәрәкәтләр таралырдай провокацияләр оештыра, конфликтны зурайта дигән гаепләүләвен яңгыратты. «Израиль конфликтны тоташ төбәккә тарату белән шөгыльләнә. Аның, халыкара хокукны бозып, Иранның Дамасктагы илчелегенә һөҗүме сабырлыкны сынауның соңгы тамчысы булды»,—дигән белдерү ясады Эрдоган. Кытай да якларны конфликтны кискенләштермәүгә чакырды. Русия исә Иранның һөҗүме Израильнең Дамасктагы илчелегенә һөҗүм итүенә җавап булды дип белдерде.
Иран исә Израиль ягыннан тагын да провокация, террористик һөҗүмнәр кабатлана калса, андый гамәлләргә каршы тәвәккәл һәм көчле җавап бирәчәген белдерде.
Фото: dzen.ru