Саратовта бер гаилә Авдеевканы азат итү турындагы видеосюжет караганда картәнисен тапкан. Туганнары аның белән элемтәне 2014 елда, Украинада власть алмашынгач, югалткан.
Соңгы 10 ел дәвамында Саратовта яшәүче Юлия Донецк халык республикасының Авдеевка шәһәрендә яшәгән картәнисе Людмила Петровнаның язмышы турында берни белмәгән. Элек алар даими рәвештә телефон аша аралашып торган. Әмма 2014 елда картәнисенең трубканы алмый башлаган, аның интернет булмаган, күрше-күләннәренең дә номерлары Юлиядә сакланмаган. Барып хәлен белү дә төрле сәбәпләр аркасында мөмкин булмаган.
Күптән түгел азат ителгән Авдеевка турындагы сюжетларның берсендә Юлия картәнисен танып алган. Һәм картәнисе белән элемтәгә чыгарга булышуны сорап, Халык фронты волонтёрларына мөрәҗәгать иткән. Юлиянең картәнисе белән көтеп алган кавышулары әлегә видеоэлемтә аша гына булган. Людмила Петровна бу еллар дәвамында ике тапкыр карт картәни булуын белгән.
Хәзер Людмила Петровна оныгы һәм оныкчыларын үзенә кунакка көтә.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.