Свердловск өлкәсе Түбәнге Тагил шәһәренең 32нче санлы мәктәбендә чиновниклар Владимир Путин февральдә төбәктә эш сәфәре белән булган вакытта утырган парта артында фото төшәр өчен чиратка баскан. Мәктәптәге фотоларны “Осторожно, новости” Телеграм-каналы бастырган. Видеороликтан күренүенчә, эшлекле костюмнардан киенгән түрәләр мәктәп кридорында тора. Кайсыбер чиновниклар фотосессиядән соң да дәүләт башлыгы кагылган парта яныннан китми торалар.
RTVI каналы партага истәлекле такта беркеткәннәр, хәзер анда бары тик “яхшы” билгеләренә укучы балаларны гына утырталар, дип яза.
Гимназия директоры Галина Масликова моны әһәмиятле вакыйга дип саный. Физика кабинетында Владимир Путин утырган партаны истәлекле такта белән билгеләү шәһәр башлыгы белән килешеп эшләнде, ди. Мәктәптә шулай ук ил башлыгы килүгә багышланган аерым стенд булдырганнар.
Чыганак: lenta.ru