Зыян күрүчеләр бармы?
Кытайның көньягындагы Куньмин шәһәрендә 15 бик биек йортны берьюлы шартлатканнар. Йортларны җимерү кирәклеген хакимият белдергән. Бу эш тулысынча төрле яклап видеога төшерелгән. Бу турыда хәбәр "Пятый" канал сайтында урнаштырылган бар.
Мондый йортларны «небоскреб» – күктерәр дип атыйлар. Кадрларда конструкцияләрнең җиргә ишелеп төшүен һәм шуның аркасында тузан болыты күтәрелүен күрергә була. Йортларны җимерү өчен санаулы минутлар киткән. Шулай да 1 йорт торып калган.
«The Paper» басмасы хәбәр итүенчә, шартлатылган күп катлы йортларны 2011 елда ук төзи башлаганнар. Әмма 2013 елда финанслау белән проблемалар тугач, төзелеш туктап кала. Аннан соңгы елларда да төзелешне дәвам итә алмыйлар.
Нәтиҗәдә, хакимиятләр бу йортларны җимерергә, ә җир кишәрлеген уңышлырак инвесторга бирергә уйлый. Шулай ук, төзелеш туктап торган еллар дәвамында бу торак комплекс барыбер кеше яшәмәслек хәлгә килгән була, диелә.
Шартлатуга 23 августтан бирле әзерләнгәннәр. Җимерер алдыннан якындагы кибетләрне япканнар, янәшәдәге йортлардан кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Тирә-якта полицейскийлар, табиблар һәм янгын сүндерүчеләр дежур торган.
Шартлату югалтуларсыз узган, диелә хәбәрдә.