Подмосковьеның Красногорск шәһәрендәге “Крокус” концерт залындагы терактта каза күргән 34 кеше бүгенге көндә - дәваханә стационарларында. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, җәрәхәтләнгән ике кешенең хәле бик авыр дип бәяләнә. Табиблар аларның гомере өчен көрәшә. “Тагын дүрт авыру – авыр хәлдә, шуларның берсе – бала”, – дигән ведомство җитәкчесе.
Моңа кадәр террористлар “Крокус”тан качкан вакытта машинада бәрдергән малайның хәле билгеле булган иде. Малайның әнисе сөйләвенчә, аның улы бүгенге көндә өйдә дәвалана. Аның боты сынган. Сынган сөякләр тигез ялгансын өчен медиклар баланың аягына металл пластина куйганнар.
Коралланган террористлар, 22 март кичендә “Пикник” төркеме концерты башланыр алдыннан “Крокус Сити Холл”га кереп, тамашачыларга ут ачтылар. Ахырда алар, кешеләрне бинада бикләп, концерт залына ут төртте. Җинаятьчеләр Renault Symbol машинасында качып китмәкче булган, әмма Брянск өлкәсе Карачев районының Хацунь авылы тирәсендә аларны тоткарладылар. Соңгы мәгълүматлар буенча, терактта 144 кеше һәлак булды, 695 кеше каза күрде.
Чыганак: lenta.ru