Уфада умырзаялар чәчәк аткан. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә Октябрь районы хакимияте башлыгы Сергей Плотников язып чыккан. Ул бу тәүге яз чәчәкләрен “Уфимское ожерелье” маршруты буенча йөргәндә күреп була, дигән.
Башкортстан территориясендә республиканың Кызыл китабына кертелгән күп беренче чәчәкләр үсә.
Исегезгә төшерәбез, сирәк очрый торган һәм Кызыл китапка кертелгән югалу хәвефе янаган үсемлекләрне юк иткән өчен административ җаваплылык каралган. Сатучылар һәм сатып алучылар законсыз эшчәнлекләре өчен зур күләмдә штрафка юлыгырга мөмкиннәр.
Узган елның язында Президент Владимир Путин Русия Федерациясенең һәм төбәкләрнең Кызыл китапларына кертелгән аеруча кыйммәтле үсемлекләрне һәм гөмбәләрне алдан белеп юк итү, законсыз җыю һәм әйләнеше өчен җинаять җаваплылыгы кертү турында законга кул куйды. Хәзер сирәк очрый торган үсемлекләрне җыеп алган өчен физик затларга 1 млн сумга кадәр штраф һәм дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү, ә законсыз сатып алган яки саткан өчен 1,5 млн сумга кадәр штраф һәм биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Әгәр җинаять алдан килешү буенча яки оешкан төркем тарафыннан кылынган булса, җыю өчен 2 млн сумга кадәр штраф һәм сигез елга кадәр иректән мәхрүм ителү, ә сатып алу яки сату өчен 3 млн сумнан алып тугыз елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
Чыганак: bashinform.ru