Шүлгән елгасының сулары Шүлгәнташ мәгарәсенә керү юлын япкан. Бер атна чамасы дәвамында туристлар мәгарә эченә керә алмаячак, диләр тыюлыкның матбугат хезмәтендә.
Тыюлыкта аңлатуларынча, бүгенге көндә мәгарә һәм Зәңгәр күл янындагы керү зонасы, мәгарәгә сукмакның бер өлеше һәм Шүлгән елгасы аша күперчекнең кырыйлары су астында калган.
“Быел кышын тауларда кар күп булды, җылыту һәм яңгырлар карның кинәт эрүенә китерде, су дәрәҗәсе күтәрелде. Сукмакта су дәрәҗәсе тезгә кадәр җитә һәм һаман күтәрелә. Мәгарә стенасындагы сурәтләргә экскурсияләр туктатылган. “Шүлгәнташ” тыюлыгының музей-экскурсия комплексы гадәти режимда үз эшен дәвам тә. Шулай ук биредә мәгарә музеен һәм чолыкчылык тарихы музеена килергә мөмкин”, – диләр табигый парк хакимиятендә.
Тыюлыкка килергә җыенган үтә дә үҗәт туристлардан резин итекләр киюләрен сорыйлар.
Чыганак: bashinform.ru