Дөньяда ниләр бар?
11 апрель 2024, 09:09

Вәхшилек арты вәхшилек

Израильнең Газзә секторына һөҗүме нәтиҗәсендә Палестина ХАМАС хәрәкәтенең сәясәт бюросы җитәкчесе Исмәгыйль Ханиянең өч улы һәм өч оныгы һәлак булган.

Вәхшилек арты вәхшилекВәхшилек арты вәхшилек
Вәхшилек арты вәхшилек

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган улларын һәм оныкларын югалту сәбәпле Исмәгыйль Ханиянең авыр кайгысын уртаклашкан. Мәгълүм булуынча, Төркия  президенты  үзенең фикерен һәм карашын шартлатып әйтә торган кеше. Менә бу юлы да ул Израиль премьер-министры Беньямин Нетаньяхуны «палач», «үтерүче» , сәяси карьерасын озайту өчен Газзә секторында геноцид оештыра, Израильдә аңа каршы башланган суд процессыннан качарга тырыша дигән белдерүләр ясады.  Әнкара шулай ук ХАМАСны террористик оешма дип танудан баш тартты.Әйткәндәй, Русия дә ХАМАСны террористик оешма дип санамый.

            Исмәгыйль Хания улларының һәлак булуына карата белдерү ясаганда,   ХАМАСның Газзә секторында Израильгә каршы торуын туктатмаячагын  әйткән. Әлбәттә, бу кадәр авыр югалтулардан соң аларда үч алу тойгысы ныгый гынадыр инде. Израильгә каршы тору чорында Хания 60 туганын югалткан.

         Иран президенты Ибраһим Раиси  шулай ук Исмәгыйль Ханиянең кайгысын уртаклашкан. Мәгълүм булуынча, 1 апрельдә Израильнең Иранның Сүриядәге илчелегенә  һөҗүм итүе нәтиҗәсендә, Иранның ике генералы һәм 5 офицеры һәлак булган. Хәзер Иранның  Израильдән үч алу тойгысы ныграк кайный башлаган. Ике ил дә бер-берсен юк итү өчен менә-менә куркыныч коралга тотынырлар кебек.

            Тарихтан: Палестина Көнчыгыш Иерусалимны үзенең башкаласы итеп, Иордан елгасының Көнбатыш ярында һәм Газзә секторында үзенең дәүләтен төзергә тели. Израиль моңа каршы килә. Дөньяның зур дәүләтләре дә, нишләптер, Палестина дәүләтен төзү мәсьәләсен хәл итми.

Искә төшерик:  Израиль белән Палестина арасындагы чираттагы конфликт 2023 елның 7 октябрендә яңа көч белән кабынып китте. Шул вакыттан алып меңнәрчә палестинлының гомер өзелде. Кызгынычка каршы, Израиль тыныч тормыштагы халык өстенә ут яудырудан туктамый.  Газзә секторының сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, 5 ай эчендә тыныч тормышта яшәүче 33 360 кеше һәлак булган, 75 993 кеше яраланган.  Моннан тыш, Израиль армиясе Иордан елгасының Көнбатыш ярындагы Вифлеем, Тулькарм, Иерихон һәм Рамалла торак пунктларында палестинлыларны кулга ала.

Фото: ru.apa.az

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас