БР буенча Эчке эшләр министрлыгы ике сәер кешене тикшерә. Алар кешеләрнең тәненнән җен-пәриләрне куып чыгарыр өчен. аларга ут төртә. Ир Ирле-хатынлы парга ышансаң, сеанслар видеосында ишетелгән тавышлар – шайтан тавышлары.
SHOT Telegram-каналы язуынча, видеода – үзен “ут анасы” һәм “ак сихерче” дип атаучы 25 яшьлек Карина Кочеткова һәм аның ире Никита. Бер ел чамасы элек алар клиентларына ут төртү процедурасын башкарыр өчен Октябрьскийда офис арендалаган.
Кочеткова сүзләренчә, ул инде 200дән артык кешене тәннәренә оялаган шайтаннардан арындырган. Ул кешеләрне Карина белән Никита төрле урыннарда – зиратларда, көнчел ахирәтләр очрашуларында табып алган. Шундый бер сәер сеанс өчен “ут анасы” 40 мең сум акча ала, ди.
Саклану чараларыннан – юеш тастымаллар гына. Клиентларга спирт коялар һәм ут төртәләр, “иң кызыгы” – җеннәр белән әңгәмләр – шунда башлана. Кочеткова мондый сеанслар үткәрергә теләүчеләрне өйрәтә дә, ди. Бәясе – 160 мең сум. “Курс”ның дәвамы – бер көн. Интернетта таралган коточкыч видеоларга подписчиклар зарланган. Алар прокуратурага гариза язган, мәгълүматны полициягә тапшырганнар.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.