Дөньяда ниләр бар?
5 апрель 2024, 04:30

Ураза-бәйрәм көнне мәчетләргә бармаска кушканнар

Ышаныргамы, юкмы? 

mail.islamrf.rumail.islamrf.ru
Фото:mail.islamrf.ru

Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов Ураза-бәйрәм көнне мөселманнарга өйдә генә догалар кылырга киңәш итүне фейк дип атады. Бу хакта ул РБК белән әңгәмәсе вакытында сөйләгән.

Аляутдинов сүзләренчә, чикләүләр турындагы мәгълүматның чынбарлыкка туры килми һәм ул “җәмгыятебездә ниндидер ызгыш-талаш тудыру”га юнәлтелгән. Мөфти Ураза-бәйрәм гадәттәге режимда узачак, дип ышандырды.

3 апрельдә интернетта  башкала префектларына җибәрелгән дип саналган документ таратыла, анда  мөселманнарга Мәскәүдә мөселман бәйрәмы чорында кертелгән чикләүләр турында хәбәр итәргә кушылган. Үзәк Азия дәүләтләреннән килүчеләргә, имеш тә,  аерым игътибар  бүлергә кушылган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас