Дөньяда ниләр бар?
5 апрель 2024, 05:08

Машина тәгәрмәче астында куян баласын тапкан

Ул анда ничек килеп эләккән? 

“Пин и Пуф” кыргый җәнлекләр реабилитация үзәгенең Телеграм-каналы.“Пин и Пуф” кыргый җәнлекләр реабилитация үзәгенең Телеграм-каналы.
Фото:“Пин и Пуф” кыргый җәнлекләр реабилитация үзәгенең Телеграм-каналы.

Уфада Татарстаннан  фура водителе машинасының тәгәрмәче астында кечкенә куян баласына тап булган. Ул аны “Пин и Пуф” кыргый җәнлекләр реабилитация үзәге җитәкчесе Дмитрий Стрельниковка тапшырган.

“Ничек күргәндер инде ул аны, белмим, әмма коткарган бит!  Хәзер бу “бала”ны экзотологка күрсәтергә кирәк. Аңа нибары 1-3 көн. Кәҗә сөте эчерәбез. Бик яратып эчми, әлбәттә, әмма куянкай өчен ул бик файдалы. Нишләп ана-куян баласыннан баш тарткандыр, аңлашылмый, бәлки чирледер дә. Әмма эш ризыкта гына булса, без аны ашатачакбыз”, – ди Дмитрий Стрельников.

Икенче тапкыр ашату күпкә уңышлырак үткән, ди, куян баласы бераз  көч туплаган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас